«Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?»: әңгәмә-викторина (0+)

22 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Йолдыз» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?» дигән әңгәмә-викторина уздырды.

миниатюра
10ф. Сама царица Осень
10ф.«Что у Осени в корзине»
10ф. Участники мероприятия
10ф. Угадай фрукт
10ф. конкурс «Кто тут лишний»

«Көз – бай уңышлы, юмарт, кунакчыл чор! Бизәкле көз безне үзенең бүләкләре белән куандыра!», – әңгәмә-викторина шундый сүзләрдән башланды. Китапханәче балалар белән бергә көзнең шатлыклы, уңышка бай һәм вак яңгырлы, моңсу булырга мөмкинлеген искә төшерде. Шуннан соң балалар күңелле бәйге һәм уеннарда бик шатланып катнашты. «Җиләк-җимеш һәм яшелчә фантазияләре» уенында балалар кәрҗиннән яшелчә яки җимешне алып, аның турында сөйләде, «Кем артык» бәйгесендә рәсемдәге артык предметны ачыклады. Төркемдәге балалар янына тылсымлы посылка килде, әмма аның кемнән килүен белер өчен, балаларга берничә табышмакка җавап табарга туры килде. Табышмакларны чишеп, аның Көз патшабикәсеннән килүен ачыклады. 

Һәм менә шунда сюрприз булып, балалар янына кунакка Көз патшабикәсе килде һәм үзе турында күп белүләре өчен рәхмәт йөзеннән, нәниләргә «Пластилиннан ямаулар. Көз» дигән уенны бүләк итте. Балалар аңа сәламәт һәм көр күңелле булырга, көзге яфракларга сокланырга һәм моңсу көзләрдә ямансуламаска, ә китапханәгә килергә һәм китаплар укырга вәгъдә бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: